Бүген Алабугада, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров рәислегендә, җирле үзидарәнең көнүзәк мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә булып узды. Анда республиканың 5 районыннан (Алабуга, Кукмара, Менделеев, Мамадыш, Әгерҗедән) 150дән артык торак җир башлыгы катнашты. Республикада санитар-экологик икеайлык үткәрү барышын экология министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров бәян итте. Һәм тагын бер кат: “Җирле җитәкчеләрнең беркетмәләр төзүдән алып төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар салуга кадәр барлык контроль вәкаләтләре бар. Ул гына да түгел, андый беркетмәләр төзергә торак җир башлыклары, торак җир башкарма комитетлары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары (секретарьлары) һәм вазифа бурычларына муниципаль контрольне башкару кергән бүтән вазифалы затлары да хаклы. Ләкин, үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, бирелгән вәкаләтләрдән әлегәчә барлык муниципаль районнар да тулы күләмдә файдаланмый”, – дип искәртте. “Республика территорияләрен санитар-экологик чистарту буенча төп эшләр май бәйрәмнәренә кадәр бетәргә тиеш“, – дип белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте