XVI Халыкара “Зур шәһәр экологиясе” форумында су ресурсларын чистарту һәм рациональ куллану, җитештерү калдыклары белән эш итүнең инновацион технологияләре, табигый ресурсларны саклау эшчәнлеге һәм башка мәсьәләләр каралачак. Чара 2016 елның 6-8 апрелендә Санкт-Петербургның “Экспофорум” үзәгендә, шәһәрнең Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык комитеты, Ленинград өлкәсе хөкүмәте, РФ Сәүдә-индустрия палатасы ярдәмендә һәм катнашында үткәрелә.
Төп тематика бүлекләре:
“Зур шәһәр экологиясе” форумының төп максаты – Россиядә табигый ресурсларны саклауга, экологик куркынычсызлыкны ныгытуга һәм эре шәһәрләр халкының яшәү сыйфатын яхшыртуга булышучы инновацион табигать саклау җиһазлары һәм технологияләре иңдерү.
Министрлыкның матбугат хезмәте