Балтач һәм Кукмара районнарында берничә бозу ачыкланды

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Балтач һәм Кукмара районнарына санитар-экологик рейд үткәрде.

Кукмара районы Олы Сәрдек авылы территориясен тикшергәндә физик затларга карата РФ КоАП 8.13 ст. 1 ө. (су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу) буенча 5 беркетмә, РФ КоАП 8.12.1 ст. (гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буена иркен баруын тәэмин итү шартларын үтәмәү) буенча 3 беркетмә төзелде.

Балтач районы Түбән Кенә авылында физик затларга РФ КоАП 8.42 ст. (су объектының саклаулы яр буенда, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итүнең я бүтән эшчән­лекнең махсус режимын я эчә торган су һәм хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү чыганагын санитар саклау зонасы территориясендә хуҗалык итү я бүтән эшчәнлек режимын бозу) буенча 3 беркетмә, ТР КоАП (торак җирләрне һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен бозу) буенча 1 беркетмә төзелде һәм Балтач районы Административ комиссиясенә җибәрелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International