Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында узган эш киңәшмәсендә район территорияләренең санитар-экологик торышын күзәтү барышында туа торган мәсьәләләр һәм аларны тиз арада бергәләп чишү юллары тикшерелде. Анда Казан ш. башкарма комитетының тышкы төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетлары җитәкчеләренең, Лаеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән район башкарма комитетлары җитәкчеләренең, Казан ш. Вахитов һәм Идел буе, Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново, Совет, Киров һәм Мәскәү районнары хакимият башлыкларының урынбасарлары катнашты, министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров рәислек итте.
Шундый өстәмә мәсьәләләр дә каралды:
– “Халык контроле” һәм “Мәктәп экопатруле” системалары аша гражданнардан керә торган гаризаларны уңай һәм оператив хәл итү буенча бергәләп эшләү турында;
– Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 23 апрель өмәсендә Казан ш. Киров районындагы Бишбалта буасы территориясендә агач һәм куаклар утыртуны оештыруы;
– 23 апрель өмәсендә чүп-чар җыештыру һәм территорияләрне төзекләндерү оештыру;
– Югары Ослан районында М-7 “Идел” автоюлының юл буе территориясен ярашлы санитар-экологик торышта тоту;
– Казан ш. урман-парк зоналарын чистарту чараларына җәмәгать оешмалары вәкилләрен җәлеп итү;
– Лаеш, Яшел Үзән, Биектау районнарында һәм Казан шәһәрендә тимер юл буе территорияләренең санитар-экологик торышын тимер юлдан узып тикшерү;
Киңәшмә йомгаклары буенча районнарны төзекләндерүгә, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүгә кагылышлы мәсьәләләрне чишкәндә бергәләп эш итү турында карарлар кабул ителде. Катнашучылар алдына ачыкланган бозуларны тиз арада бетерү бурычы куелды.
Министрлыкның матбугат хезмәте