Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Түбән Камада санитар-экологик икеайлык барышы белән танышты. Бүген монда, Кораб урманы территориясендә студентлар һәм идарә компанияләре хезмәткәрләре генераль җыештыру оештырган иде.
“Идәнне үзе юучы аягын да ныграк сөртә, – диде министр, – шуңа күрә санитар-экологик икеайлык кысаларындагы өмәләргә республика халкын мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү планлаштырыла. Иң активларга исә бүләкләр биреләчәк. Иң яхшы мәктәпне, идарә компаниясен, иң яхшы предприятиене сайлыйсы булыр. Ә иң яхшы гаилә быел Кырымга ялга китәчәк.”
Экология министры шулай ук өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә актив катнашучылар өчен социаль челтәрдә конкурс башлап җибәрде. Катнашу өчен Экология министрлыгының Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә, акциядә үзең төшергән фотоны я видеороликны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк. Акциядә иң актив катнашып җиңүчеләргә төп приз – iPad Air. Ул 2016 елның 23 апрелендә Казанда, шәһәр өмәсенең үзәк мәйданында тапшырылачак.
Түбән Камада санитар-экологик икеайлык ике этапта узачак, диелгән шәһәрнең рәсми сайтында. 13-14 апрельдә газоннардагы кар өемнәрен һәм бордюр буйларындагы бозны тарату, чүп-чар һәм ботак-чатак җыю оештырыла. 27-28 апрельдә – төп шәһәр өмәсе: барлык беркетелгән кишәрлекләрне чүп-чардан чистарту, бордюр буйларындагы тузанны җыю, үзләрен чистарту һәм агарту. Аннан тыш, агачлар һәм урам яктырту баганалары агартылачак. Күмәк өмәләр һәм территория җыештыру чаралары җәй көне дә дәвам итәчәк – сентябрьдә Түбән Кама 50 еллык юбилеен үткәрә.
Бүген үк экология министры Фәрит Габделганиев яр буйларын законсыз биләү фактларын ачыклау һәм булдырмау максатыннан Түбән Каманың су объектларын карап узды.
Министрлыкның матбугат хезмәте