Мәскәү эко-квест сценарийлары ачык конкурсы

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Эко-социаль программалар үзәге, Тайга эко-төркеме, Социаль-экологик берлек Табигатьтән файдалану һәм Мәскәү шәһәренең әйләнә-тирәлеген саклау департаменты ярдәмендә “Яшьләр Мәскәү табигате яклы” программасы кысаларында үткәрелә торган эко-квест өчен сценарийлар конкурсында катнашырга чакыра.

Россиянең төрле төбәкләреннән булган авторлар хуп күрелә.

Катнашучыларның яше: 15-30 яшь (аны да кертеп).

Конкурсны үткәрү сроклары: 2016 елның 10 марты – 30 апреле.

Конкурсның максатлары:

  • мәктәп укучылары һәм яшьләр игътибарын эре шәһәрләрнең экологик проблема­ларына юнәлтү (ш.и. Мәскәү төбәге мисалында);
  • яшьләр арасында әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренең абруен популяр уен формалары кулланып күтәрү;
  • арытаба “Яшьләр Мәскәү табигате яклы” программасында һәм илнең бүтән төбәк­ләрендә квестлар үткәрү өчен иң яхшы сценарийларны ачыклау;
  • Мәскәү ш. мәктәпләрендә география, биология һәм экология дәресләрендә файда­лану максаты белән иң отышлы эко-квест сценарийларын күрсәтү һәм тарату.

Эко-квест сценарие турыдан-туры я кыеклап әйләнә-тирәлек пычрану проблемаларына карарга һәм аларны чишү юлларын табарга тиеш. Квест табигатьтә үткәрелергә һәм территория/урман җыештыру элементларын үз эченә алырга да, бинада үткәрелергә дә мөмкин. Сценарий 1.5-2 сәгатькә, минималь бюджетка, экологик файдага исәпләнергә, гади һәм үтемле булырга тиеш. Квест сценариена/биременә муници­паль/дәү­ләти/баш­карма хакимият органнары белән үзара бәйләнеш һәм алардан җаваплар, комментарийлар, ярдәм алу элементлары кертү хуп күрелә.

Конкурска гаризада булырга тиеш: квестның атамасы; автор турында белешмәләр (ФИА, туу датасы, эшчәнлек/кызыксыну өлкәсе, яшәгән төбәге); квест үткәрү өчен кирәкле реквизит һәм персонал; катнашучы кешеләр саны; квест сценарие (әлеге проектны арытаба тормышка ашырып булсын өчен квестның җентекле алгоритмы); авторның контактлары (электрон почтасы, телефоны).

Гаризалар ирекле формада, биш биттән артмаган күләмдә кабул ителә (OpenOffice, Libre Office (Times шрифты, 10-12 үлчәм, интервалы 1-1.5). Биремнәрне аңлауны җиңеләйтә торган график сүрәтләр бирергә мөмкин.

Җиңүчеләрне ачыклау өчен бәяләнәчәк: сценарийның оригинальлеге һәм яңалыгы, тәкъдим ителә торган биремнәрнең кызыклыгы, командада эшләү мөмкинлеге, биремнәр­нең саны, сценарийның экология һәм табигать саклау темасына туры килүе, квестны тормышка ашыру мөмкинлеге, әйләнә-тирәлек өчен файдалылык.

Иң яхшы сценарий өчен приз – “акыллы” Jawbone Up электрон беләзеге. Иң отышлы эшләр Программаның йомгаклау белешмәлегенә салыначак. Җиңүчеләр экофорумга чакырылачак, аның кысаларында эксклюзив мастер-класслар һәм уникаль экскурсияләр үткәреләчәк, һәркемгә бүләкләр, истәлекле сувенирлар биреләчәк.

Җиңүчеләр Мәскәү экологик яшьләр форумында 2016 елның 21-23 октябрендә бүләк­ләнә. Гаризаларны ике адреска: myfairplay@gmail.com, eco-competition@mail.ru адресла­рына, “Эко-квест сценарийлары конкурсы” дигән мотлак тема белән җибәрергә кирәк. Программаның хэштегы #youth4eco.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International