Балаларның V бөтенроссия анималистик проектлар конкурсы

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Кыргый табигатьне саклау үзәге төрле яшьләрдәге мәктәп балаларын һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләрне Балаларның В.М.Смирнов исемендәге V бөтенроссия анималистик проект­лары конкурсында катнашырга чакыра.

2016 елгы конкурсның темасы – “Натуралист сәяхәте: хайваннарның үз-үзләрен тотышын күзәтәбез”. Бер үзенчәлеге – башлыча укучылар төркеменең аерым рәсем түгел, ә тулы проект әзерләве. Балалар чын натуралистлар кебек табигатькә, зоопаркка я фәнни лабораториягә сәяхәткә чыгарга тиеш, – үз күзәтүләренә бәйле реаль сәяхәткә яисә хыял ителгән, ләкин хайваннар белән китаплар, фильмнар, видеосюжетлар, интернет сайтлары буенча яхшы танышлыкка нигезләнгән сәяхәткә. Үз иҗади эшләрендә алар шул сәяхәттә нәрсәләр белә, кичерә, ачыклый алулары турында сөйләргә, хайваннарның тәртибе иң ачык чагыла торган хәлләрне тапшырырга тиешләр.

Педагог җитәкчелегендә башкарылган коллектив эшләр кабул ителә. Эштә проектның, балалар рәсемнәре сериясенең кыскача тасвиры, анималистик бурычлар һәм кушымта текст булырга, болар конкурс биреме таләпләренә туры килергә тиеш.

Эшләр 2016 елның 25 апреленә кадәр кабул ителә.

Проект һәм конкурс турында тулырак белешмәләр Кыргый табигатьне саклау үзәге сайтында: www.biodiversity.ru/programs/wildlife_art/projects/smirin-konkurs.html.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International