“Камчатка вулканнары” табигать паркы 35 яшькә кадәрге эшчән, үзаллы, инициатив, иҗади, намусчан кешеләрне волонтерлык ярдәме программасында катнашырга чакыра. Эш урыны – “Камчатка вулканнары” табигать паркының “Быстринский” кластеры, Урта сыртның иң эре вулканы – Ичин сопкасы янында урнашкан “Кетачан” кордоны. Сопканы туристларга ачу өчен маршрутларда күп кенә әзерлек эшләре башкарырга кирәк.
Эшнең төп юнәлеше табигать паркының көньяк өлешендә, Ичин вулканы янында урнашкан “Кетачан” кордоны төбәгендә туризм челтәрен үстерү белән бәйле:
Шулай ук, волонтерларның һөнәри күнекмәләрен исәпкә алып, табигать паркының визит-үзәге өчен табигый материаллар җыю.
Программа волонтерларның юл чыгымнарын, яшәвен һәм туклануын түләүне күздә тота. Урында булуның тулай озаклыгы – кимендә өч ай (июльдән сентябрьгә кадәр, аны да кертеп)
Гаризалар кабул итү өчен дедлайн – 2016 елны 8 апреле. Гариза Ketachan2016@gmail.com адресына җибәрелә (контактлы зат – Владимир Бурый).
Белешмә чыганагы: www.bystrinsky-park.com.
Министрлыкның матбугат хезмәте