Коймалар судны көтмичә сүтелгән

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Экологлар Лаеш районы Тарлаш авылындагы Әрхәрәй күленә чираттагы рейд үткәрде. Билгеле булганча, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспектор­лары март аенда ул күлнең яр буенда 30дан артык бозу очрагын ачыклаган иде. (РФ КоАП 8.12.1 ст. (гражданнарның су объектына һәм аның яр буена иркен баруын тәэмин итү шартларын үтәмәү), РФ КоАП 7.6 ст. (су объектын башбаштак биләү я аны билгеләнгән шартларны бозып куллану)). Бүгенге көндә күлгә баруны чикләүче коймалар корган җир кишәрлеге ияләренең 80%тан артыгы аларны сүтә. Законсыз корылманы күрсәтмә буенча сүтүгә 5-10 көн каралган. Койма металлдан булса – иясе аны 5 тәүлектә сүтәргә тиеш, кирпечтән (бетоннан) булса – 10 көндә. Иясе шул срокка сыешмаса, табигать саклау законнарын бозуны бетерү турында судка дәгъвә бирелә. Билгеле булганча, РФ Су кодексының 6 статьясына ярашлы рәвештә су объектының егерме метр киңлектәге яр буе тулай кулланышлы.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International