Әлмәт районында хокук бозучылар җавапка тартылды

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районындагы бер “кыргый” карьерга рейд үткәрде. Алдарак аннан законсыз рәвештә балчык чыгару ачыкланган иде. Рейд барышында анда 10 кв.метрда төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез ташлау да ачылды. Калдыкларга морфологик анализ аларның “Татбурнефть” ИК ҖЧҖнеке булу ихтималын күрсәтте – шул оешманың документлары табылды. Шулай ук карьерның 156 кв.м мәйданында рөхсәтсез рәвештә ботак-чатак өелгән иде.

Инспекторлар эш-хәлләрне ачыклау һәм территорияне бергә карау өчен хокук бозу урынына оешмаларның законлы вәкилләрен чакыртты.

Әлеге фактлар буенча бозучылар ТР КоАП 3.6 статьясы (торак җирләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең, калдыклар белән эш итүнең муниципаль ка­гыйдәләрен бозу) буенча җаваплылыкка тартылды. Административ тикшерү алып барыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International