Фәрит Габделганиев: “Татарстанлылар чисталыкка күнеккән. Район һәм шәһәрләрдә җыештыруга керештеләр дә инде. Халыкның активлыгы төшмәсә, шушы ук кимәлдә калса, күмәк көч белән май бәйрәмнәренә кадәр үк тәртип салырбыз, дип ышанып әйтергә мөмкин”.
Язгы санитар-экологик икеайлык кысаларында Чистай шәһәрендә дә күмәк өмә үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре, район һәм шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, предприятиеләрдә эшләүчеләр, белем бирү оешмалары укытучылары һәм укучылары белән бергә, паркларны, скверларны, урамнарны, ишегалларын, балалар мәйданчыкларын, ял итү урыннарын чүп-чардан, буш шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан чистартты. Шәһәр территориясеннән 195 кубометр чүп-чар чыгарылды.
Икеайлык кысаларындагы барлык чараларның рәсми хэштегы – #ЭКОяз2016. Республиканы генераль җыештыру 23 апрельдә “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте