Әлмәт полигонына кар экологик таләпләрне бозып ташылган

2016 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт кар полигонына рейд үткәреп “ГУАД” оешмасының карны санитар-эпидемиологик нәтиҗә булмаган килеш ташуын, шулай ук анда су үткәрмәүчән экран юклыкны ачыклады. Идарәнең аналитик контроль инспекциясе белгечләре территориядән кар пробалары алды, анализ тимер, алюминий һәм нефть продуктларының нормадан артык булуын күрсәтте. Шул факт буенча инспекторлар юридик затка карата РФ КоАП 8.1 ст. (шәһәр төзү эшчәнлеге һәм предприятиеләрне, корылмаларны я бүтән объектларны эксплуатацияләү барышында экологик таләпләрне үтәмәү) буенча ике беркетмә төзеде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International