Бозучы тотылды

2016 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районына рейд барышында тиешсез урында – Колшәрип авылыннан 4 км.да урнашкан “кыргый” карьерда трактордан агач калдыклары (ботак-чатак) бушатып ятучыга тап булды. 10 кв.м. җиргә 3 кубометр калдык ташланган. РФ КоАП 8.2 ст. (җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын бозучы матдәләр һәм бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү) буенча беркетмә төзелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International