Санитар-экологик икеайлык башланды

2016 елның 1 апреле, җомга

Бүген республиканың табигать саклау службалары, профильлек министрлык һәм тар­маклары, предприятие һәм оешмалары, муниципаль берәмлекләре санитар-экологик ике­айлык үткәрергә кереште. Экология министрлыгының дәүләти инспекторлары социаль-мәдәни объектларның, сәүдә объектларының, күпләп ял урыннарының, пляжларның, бакчачылык ширкәтләренең, гараж кооперативларының, зиратларның, кар ташу урынна­рының, төзелеш калдыклары җыю урыннарының экологик торышын тикшерү макса­тыннан рейдлар оештырачак. Шулай ук йорт яны территорияләре, юл аеру полосалары, аэропортлар, елга портлары, тимер юл вокзаллары, Горький һәм Куйбышев тимер юллары һәм аларның юл буе территорияләре, яр буйлары контрольгә алыначак. Территорияләрне санитар-экологик чистарту эшләренең координаторы булган Экология министрлыгының төп бурычы булып барлык табигать саклау службалары, профильле министрлыклар һәм тармаклар, предприятиеләр һәм муниципалитетлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү тора. Рөхсәтсез калдык ташлау урыннары ачыклану турында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләре көн саен министр­лык җитәкчеләренә ВКС режимында хәбәр итеп торачак. Татарстанның барлык муници­паль районнарында оператив штаблар төзелде. Предприятие һәм оешмаларга конкрет территорияләрне тәртипкә китерү өчен җавап­лылык беркетелде. Каты көнкүреш калдык­лары полигоннары өстәмә калдыклар кабул итүгә әзерләнде. Республика халкыннан мөрәҗәгатьләр кабул итү системасы эшләнде. Табигать саклау законнары бозылу турында республиканың Иҗтимагый экологик кабули­ятенә хәбәр итәргә мөмкин. Аңа (843)267-68­67 кайнар телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы, “Халык контроле” дәүләти белешмәләр системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы керә. Табигать саклау законнары бозылу турында фото- я видеофиксацияле оператив белешмәләр бирүче гражданнарга акча түләнә.

Икеайлык кысаларындагы барлык чараларның рәсми хэштегы – #ЭКОяз2016. Респуб­ликаны генераль җыештыру “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында уза.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International