Вакытында хисап бирмәгән эшмәкәрләр җавапка тартылачак

2016 елның 1 апреле, җомга

Бер ай элек кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан калдыклар белән эш итү хисапларын кабул итүнең рәсми билгеләнгән срогы узды. Хисап бирмәүчеләр РФ КоАП 8.2 статьясына (җитештерү һәм көнкүреш калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр я бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү) ярашлы рәвештә административ җавапка тартылачак. Штраф салынучылар арасында – “Волгасельстрой” ҖЧҖ (Казан), “РАМТЭЛ” ҖЧҖ (Чаллы), “Фториндустрия” ҖЧҖ (Әлмәт), “Буа ягулыгы” ҖЧҖ (Буа), “Агрофирма”, “Яңа юл” ҖЧҖ (Тәтеш) һәм башкалар.

Штраф күләмнәре:

– вазифалы затларга – 10 000 – 30 000  сум;

– юридик зат булмыйча эшмәкәрлек итүче затларга – 30 000 – 50 000 сум (я эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору);

– юридик затларга – 100 000 – 250 000 сум (я эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр админи­стратив туктатып тору).

Билгеле булганча, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль закон­ның 18 статьясына ярашлы рәвештә үз эшчәнлекләре нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килә торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкаләтле дәүләт хакимияте органна­рына калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында белдерү тәртибендә хисап бирергә бурычлы. Региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары хисапларын ел саен 1 мартка кадәр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бирә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International