Экология министрлыгы делегациясе, министр Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә, 2нче Казан төзәтү колониясендә булып кайтты, анда механик җыю цехын, вагранка һәм индукцион эретү комплексын карады, җитештерүдә кулланыла торган технологик процесслар һәм җиһазлар белән танышты.
2нче төзәтү колониясе республиканың җинаять-төзәтү системасындагы иң куәтле җитештерү секторы булып тора. Аның белән танышу барышында технологик җиһазларның шактый яңартылуы, атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруның кимүе билгеләп үтелде. 2015-2016 елларда атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү чараларының дәүләти экологик күзәтчелек органнары раслаган планы кысаларында 2нче төзәтү колониясендә иске яндыргыч яңартылган, ком киптерү миче заманчалаштырылган, форсункалар алыштырылган, вагранка комплексының дымлы тузан тоткычында углерод оксидын яндырып бетерү системасы көйләнгән, кою цехы өчен циклоннар сатып алынган, аларны 2016 елның апрель аенда сафка кертү ният ителә. Аннан тыш, атмосфера һавасын пычратуны киметүгә былтыр чыгарылучы газларны чистарту системасы булган индукцион эретү комплексын сафка кертү зур өлеш керткән, шуның исәбенә 2 кокслы вагранкага йөкләнеш киметелгән, шунлыктан аларның пычраткыч матдәләр чыгаруы да азайган. Шундый чараларны тормышка ашыру аркасында Казан халкыннан предприятиенең кою цехыннан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгарылу турындагы зарлары да кискен кимегән.
Министрлык һәм 2нче колония җитәкчеләре әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте