Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсенә Түбән Камада яшәүче берәү ассенизатор машинасының туфракка сыек калдыклар агызуын хәбәр итте. Инспекторлар тикшерү үткәреп, бозучының кемлеген ачыклады, аңа карата РФ КоАП 8.2 статьясы (җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү) буенча беркетмә төзелде. Кама Аръягы махсус аналитик контроль инспекциясе күчмә экологик лаборатория ярдәмендә арытаба анализ өчен туфрак пробалары алды.
Бу турыда хәбәр итүчегә 1500 сум түләнәчәк. Билгеле булганча, шундый сумма табигать саклау законнары бозылу турында фото- я видеофиксацияле оператив белешмә бирүче гражданнарга түләнә. Гариза бирүгә таләпләр һәм түләү тәртибе турында тулырак белешмәләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының eco.tatarstan.ru сайтының “Дәүләти экологик күзәтчелек” бүлегендә: http://eco.tatarstan.ru/rus/poryadok-osushchestvleniya-viplat-grazhdanam.htm.
Министрлыкның матбугат хезмәте