Норлат районында яшәүче берәү Олы Сөлчә елгасыннан махсус техника һәм дизельле су кудыргыч белән су алу күренешен мобиль телефонга төшереп, билгеләнгән үрнәктәге гаризаны тутырып, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Инспекторлар шунда барып, елга ярыннан 12.6 метрда махсус техника, дизель генераторы торганны, яр чите буйлап металл торба сузылганны раслады.
Ачыкланган фактлар буенча РФ КоАП 8.12.1 ст. (гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буена иркен баруын тәэмин итү шартын үтәмәү), РФ КоАП 8.42 ст. 1 ө. (су объектының яр саклау полосасын, су саклау зонасын хуҗалык итүне һәм бүтән эшчәнлекне чикләүне бозып куллану), РФ КоАП 7.6 ст. (су объектын башбаштак биләү я аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану) нигезендә административ беркетмә төзелде.
Бу турыда хәбәр итүчегә 1500 сум түләнәчәк. Билгеле булганча, шундый сумма табигать саклау законнары бозылу турында фото- я видеофиксацияле оператив белешмә бирүче гражданнарга түләнә. Гариза бирүгә таләпләр һәм түләү тәртибе турында тулырак белешмәләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының eco.tatarstan.ru сайтының “Дәүләти экологик күзәтчелек” бүлегендә: http://eco.tatarstan.ru/rus/poryadok-osushchestvleniya-viplat-grazhdanam.htm.
Министрлыкның матбугат хезмәте