Әлмәт районында «кара казучылар» тотылды

2016 елның 25 марты, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчы­гыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы Колшәрип авылыннан 4 км көньяк-көнчыгышта урнашкан “кыргый” карьердан лицензиясез балчык чыгару фактына тап булды. Карьерда экскаватор балчыкны КамАЗларга төяп тора иде. Бозылган җир кишәрлеге үлчәнеп, беркетмә төзелде һәм административ эш кузгатылды. Балчык 1.5 мең квадрат метр мәйданда чыгарылган, карьерның уртача тирәнлеге 5 метр. Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен бозучыларга РФ КоАП 8.6 статьясының 1 өлеше (“Җирнең уңдырышлы катламын башбаштак алу я күчерү”) буенча җаваплылык яный.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International