Бүген Казанның Балалар экология-биология үзәге делегациясе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенә экскурсиядә булды. Лаборатория белгечләре балаларга һәм укытучыларга индустриаль ташлаулар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрен күрсәтте, су, туфрак, һава, калдык пробалары алу һәм анализлау, физик, химик, биологик һәм гидробиологик анализ алымнары турында сөйләде. Экскурсантлар шулай ук әйләнә-тирә объектларының компонентларын билгеләү, пычраткыч матдәләрне аныклау һәм үлчәү өчен кулланыла торган хромато-масс-спектрометр белән танышты.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән Казанның Балалар экология-биология үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү үзәккә министр Фәрит Габделганиев үзе баргач төзелгән иде.
Экология-биология үзәгенең бай укыту базасы, ачык һәм ябык грунтта үсә торган 500 төрдәге үсемлекләр коллекциясе бар, ул Россия Фәннәр Академиясенең Урал һәм Идел буе ботаника бакчалары советының ассоциацияләнгән әгъзасы булып тора.
Министрлыкның матбугат хезмәте