Казанда Бөтендөнья Су көне

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Бөтендөнья Су ресурслары көне үткәрелде. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин башлап җибәрде һәм Су көненең ничек барлыкка килүе, республиканың су байлыклары турында сөйләде. Аннары Алексей Леонов исемендәге Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер сүз алып, Министрлыкның 2016 елгы җәйгә күп кенә уртак ниятләр билгеләве, шул исәптән баткан судноларны барларга, төрле экологик  тикшеренүләр үткәрергә җыенуы турында әйтте. Су көнендә Рус географик җәмгыятенең “Суыклык полюсы”, “Антарктида-100”, “Россиянең Поляр түгәрәк арты”, “Поляр түгәрәк” дип аталган дөнья рекордлары куелган экспедицияләре вакытында төшерелгән фотолар күргәзмәсе дә ачылды. Чараның икенче өлешендә Россия сулыш алу җиһазлары белән су астында эшләү күрсәтелде. Тикшеренү отряды әгъзалары планетаның иң кискен ноктала­рында фәнни эшчәнлек алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аннан тыш, балаларга акваланг киеп, дайвер булып йөзеп карау мөмкинлеге бирелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International