Татарстан Табигать тарихы музеенда Су көне

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Табигать тарихы музеенда Бөтендөнья Су көненә багышланган чаралар булып узды. Аларда экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова да катнашты һәм республиканың су байлыкларына сак караш, урыннарда экологик тәртип саклау турында сөйләде.

Татарстан федераль округның иң күп сулы төбәге булып тора, аның территориясендә зур Куйбышев, Түбән Кама, Зәй, Карабаш сусаклагычлары, 4 меңләп кече һәм уртача елга, 8 меңләп күл һәм 4 меңләп чишмә бар.

Экологик агарту чарасының максаты булып яшь буында экологик белемнәр тарату, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү, экологик аң иңдерү, өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирү системасын үстерү тора.

Шунда ук “Поляр түгәрәк” экспедициясендә катнашучылар белән очрашу булып узды. Рус географик җәмгыяте аквалангистлары Ак диңгез бозы астына 102 метрга чумып дөнья рекорды куюлары турында сөйләде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International