Әлмәттә яр буен законсыз биләү ачыкланды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәтнең “Петуховка” микрорайонындагы исемсез инешнең яр буен тикшерде. Нәтиҗәдә РФ КоАП 8.12.1 ст. (“Гражданнарның тулай кулланышлы су объектына иркен баруын тәэмин итү шартын үтәмәү”) бозылуның 10 факты ачыкланды. Аннан тыш, РФ КоАП 8.45 ст. 1 ө. буенча су саклау зонасы чикләрендә урнашкан хуҗалык объектларын су объектын пычранудан саклау җиһазлары белән тәэмин итү таләпләрен үтәмәгән өчен беркетмә төзелде. Законсыз корылмаларны сүтәргә кушылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International