22 март – Бөтендөнья Су ресурслары көне

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Су көне идеясе беренче башлап 1992 елда БМОның Әйләнә-тирәлекне саклау һәм үсеш конференциясендә Рио-де-Жанейрода әйтелгән, һәм БМО Генераль Ассамблеясы үзенең 47/193 22.02.1993 ел резолюциясе белән 22 мартны Бөтендөнья Су ресурслары көне дип игълан иткән иде. Россиядә ул беренче башлап 1995 елда үткәрелде. Ел саен БМОның бер оешмасы Бөтендөнья Су ресурсларын саклау көне чараларының координаторы итеп билгеләнә һәм шул елның яңа темасын тәкъдим итә.

Су көне дөнья халкына су ресурсларының әйләнә-тирәлек һәм җәмгыять өчен чиктән тыш мөһимлеген искәртергә мөмкинлек бирә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International