Экологлар «Җир сәгате»нә кушылырга чакыра

2016 елның 18 марты, җомга

Экологлар Татарстан халкын “Җир сәгате” халыкара акциясенә кушылырга чакыра. Аның өчен 20.30дан 21.30га кадәр яктыртуны һәм электр приборларын сүндереп торырга кирәк. Акциянең http://60.wwf.ru/ рәсми сайтына кереп катнашуыңны расларга һәм дөнья картасында бер шәм кабызырга мөмкин.

Бу көндә, гадәт буенча, Казан Кремле астында яр буенда йөгереш уздырыла, акция вакытында “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Салих Сәйдә­шев исемендәге Зур концерт залы, IT-парк, Казан Ратушасы, Казан район админи­страци­яләре биналарын сәнгатьле яктырту сүндереп торыла. Акциягә шулай ук “Корс­тон”, “Казан гранд-отеле” кебек спорт, кунакханә, күңел ачу комплекслары, эре сәүдә үзәкләре, муниципаль берәмлекләр, 500дән артык предприятие һәм оешма кушылачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International