Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Үзәк стадион янында Кырымны һәм Севастополь шәһәрен Россиягә кушуның икееллыгына багышланган “Без бергә” митинг-концерты үткәрелде. Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Кырым Республикасы Бакчасарай районы башлыгы – Бакчасарай район советы рәисе Рифат Дердаров һәм башкалар тәбрикләде. Митингта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары, иҗтимагый патриотик оешмалар, политик партияләр вәкилләре, югары уку йортларында укучылар, Татарстанның алдынгы коллективлары һәм башкаручылары һәм башкалар актив катнашты. Татарстан ЭЭМ белешмәләре буенча митинг-концертта 12 меңнән артык кеше катнашкан. Чара халык алдында Татарстанның алдынгы иҗат коллективлары һәм артистлары чыгыш ясау белән төгәлләнде.
Исегезгә төшерәбез, – 2014 елның 16 мартында Кырым халкының 82.71%ы һәм Севастополь халкының 95.6%ы катнашында Россия белән яңадан кушылу өчен тавыш бирелгән иде. Татарстан иң баштан ук ярымутрауны үстерергә булыша, тәҗрибә уртаклаша. Республикабызда яшәүчеләр 2014 елның язында Кырымда референдум үткәрү тәкъдимен һәм Кырымны Россия составына кертү карарын күтәренке кабул итте.
Министрлыкның матбугат хезмәте