Лаеш районына рейдта экологлар 30дан артык бозуны ачыклады

2016 елның 18 марты, җомга

Татарстанның Лаеш районында экологлар бер көн эчендә яр буйларын законсыз биләүнең 30дан артык фактын ачыклады. Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе башлыгы Алмаз Закиров, Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мишә елгасы һәм Әрхәрәй күле ярларын тикшерде. Гади күз белән дә күп кенә корылмалардан сулыкка кадәр 10 метр ара да юклык күренә иде. Капиталь төзелеш объектлары, беседкалар, коймалар, яр ныгыту корылмалары турыдан-туры су саклау зонасына кертеп корылган. РФ Су кодексының 6 статьясы буенча су объектының яр буендагы егерме метрлы җир полосасы тулай кулланышка тәгаенләнә. Ә Нармонка бистәсендә Мишә елгасы буенда һәм Әрхәрәй күле янында гражданнарның су объектына һәм аның яр буена иркен бару мөмкинлеге тәэмин ителми, бу исә РФ КоАП 8.12 статьясын бозу булып тора.

Экология министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров: инде Казансу елгасы, Карабаш сусаклагычы яр буйларындагы законсыз корылмаларны сүтү турында Югары һәм район судлары карарлары бар, дип белдерде. Күпләр, эшне судка җиткермичә, законсыз корылманы мотлак сүтү турында күрсәтмә алгач та, сулыкка юлны үзләре ача. Лаеш районында Мишә елгасы буенда Экологик министрлыгы инспекторлары РФ КоАП 7.6 ст. (“Су объектын башбаштак биләү я аны билгеләнгән шартларны бозып куллану”) һәм РФ КоАП 8.12.1 ст. (“Гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буена ирекле баруын тәэмин итү шартларын үтәмәү”) буенча элегрәк төзегән 20 беркетмә нигезендә Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы табигать саклау законнарын бозуны бетерү турында 7 дәгъва төзеп Лаеш район судына җибәргән.

Татарстан Экология  һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары көн саен күзәтүләр алып бара һәм рейдлар үткәрә. Җентеклерәк һәм оперативрак эш итү өчен вертолеттан күзәтүләр оештырыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International