Прость елгасына экологик рейд

2016 елның 18 марты, җомга

Идел-Кама территориаль округы инспекторлары Чистай районына рейд үткәргәндә Чытырчы авылында Прость елгасының яр буена койма корылу, ярдан 6 м ераклыкта мунча салыну, Олы Талкыш авылында бер кишәрлек иясенең яр буен коймалап алуы фактларын ачыклады. Шулар буенча РФ КоАП 8.12.1 статьясы нигезендә беркетмә төзелде, законсыз корылмаларны сүтәргә кушылды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International