Идел Аръягы территориаль округы былтыргы эшчәнлеккә йомгак ясады

2016 елның 18 марты, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсендә, министр урынбасары Фаяз Шакиров катнашында, 2015 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Идарәнең төп тырышлыгы экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм табигый ресурсларны бәрәкәтле куллану бурычларына юнәлтелде, дип билгеләп үтелде. Ул бурычларга керәләр:

– дәүләти экологик контрольне оптимальләштерү;

– атмосфера һавасына тискәре йогынтыны киметү;

– табигать саклау объектларын тиешенчә куллануга контроль;

– җир ресурсларын саклау;

– укучы яшьләрне экологик агартуда катнашу;

– әйләнә-тирәлекне саклау буенча муниципаль программаларны тормышка ашыруда катнашу.

Идарәнең төп эш юнәлешләре булып Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарын үз эченә алган Идел Аръягы төбәгендә дәүләти экологик күзәтчелек тора.

2015 елда Идел Аръягы ТИ инспекторлары табигать саклау законнарының үтәлешен 352 тапкыр тикшергән. Гражданнардан кергән 45 шикаятьне караган. Тикшерүләр барышында төбәк территориясендә 412 табигать саклау законнары бозылу очрагы ачыкланган, шуларның 368е, ягъни 89%ы бетерелгән.

Табигать саклау чараларыннан: Буада, Тәтештә, Кама Тамагында үзәк парклар реконструкцияләнгән; Чүпрәле район үзәге яшелләндерелгән; Чүпрәле, Кама Тамагы районнарында карьерлар рекультивацияләнгән; Афанасьевка авылы янында Бирле елгасы буасына капиталь ремонт буенча проект документлары төзелгән, Кама Тамагы бистәсендә парк төзекләндерелгән.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International