20 мартта Бөтендөнья Җир көне билгеләп үтелә. 1971 елда БМО Генераль Секретаре керткән бу дата ел саен язгы көн-төн тигезлеге алдыннан үткәрелә. Традиция буенча Тынычлык Чаңы сугыла. Күптөрле чаралар һәм акцияләр – конференцияләр, күргәзмәләр, эре шәһәрләрнең киң урамнарында автомобиль йөрешен ябулар, территория җыештырулар, агач утыртулар үткәрелә. Төп максат – дөнья халкы игътибарын Җир планетасы һәм әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтү.
Министрлыкның матбугат хезмәте