Корылма сүтелмәгән. Материаллар судка тапшырылды.

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгына Шилнә елгасы өстенә кертеп салынган “Балыкчы өе” беседкасын сүтәргә кушкан иде. Сүтү срогы 2016 елның январенда узды. Территориаль идарә белгечләре корылманы сүтеп (күчереп) 20 метр яр буена гражданнарның тоткарсыз керүен тәэмин итү турында Кече Шилнә авыл җирлегенә дәгъва гаризасы белән Тукай район судына мөрәҗәгать итте. Дәгъваны карау 30 мартка билгеләнгән.

Шундый очраклар былтыр да булды. Экологик күзәтчелек барышында Кече Шилнә авылының Гагарин урамы буенда, Шилнә елгасының су саклау зонасында су читенә кадәр койма корылган иде. Җир кишәрлекләре ияләренә карата РФ КоАП 8.12 статьясы – гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буена ирекле баруын тәэмин итү шартларын үтәмәү буенча беркетмәләр төзелде һәм бозуны бетерү йөкләмәсе бирелде. Нәтиҗәдә коймалар сүтелде.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры йомышы буенча инспектор­ларның су объектларына баруны чикләүгә бәйле бозуларны ачыклау буенча эшчәнлеге көчәйтелгән режимда башкарыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International