Фәрит Габделганиев: «Энергияне һәм энергетика ресурсларын рациональ куллану Татарстан экономикасын экологик тотрыклы үстерергә булыша»

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә, “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге, энергия саклау” XVI халыкара симпозиумы һәм XVII халыкара махсус “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларында “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясе үткәрел­де. Чараның модераторлары: Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, ЮНИДО проектларының Россия Федерациясендәге проектлары җитәкчесе Борис Мельничук.

Үзенең тәбрикләү чыгышында Фәрит Габделлганиев: “Татарстан системалы һәм программалы нигездә энергия һәм ресурслар саклау мәсьәләләрен чишү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгыларның берсе булып тора. Нефть химиясе, химия, нефть чыгару, машиналар төзү тармакларында, транспорт инфраструктурасында һәм автотранспорт чаралары санын арттыруда җитештерү потенциалын энергияне һәм энергетика ресурсларын экологик җаваплылык белән рациональ куллануга юнәлтеп үстерү ахыр чиктә Татарстан экономикасын экологик тотрыклы үстерергә булыша. 2016 ел Татарстанда су саклау зоналарына багышлана, ә алдагы ел Россия Федерациясендә Экология елы дип игълан ителгән. Шул хәлиткеч вакыйгаларны исәпкә алып, Министрлык Татарстанның әйләнә-тирәлеген саклау буенча уртак тырышлыкларны көчәйтергә чакырып мөрәҗәгать итте”, – дип белдерде.

Чарада Татарстанның алдынгы индустрия предприятиеләре белгечләре һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр катнашты һәм энергия саклау программаларын тормышка ашыру, ягулык-энергетика ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арытаба күтәрү мәсьәләләрен тикшерде. Конференция кысаларында түбәндәге темаларга докладлар тыңланды:

– калдыкларны һәм юынты су утырымнарын утильләштерүнең энергия саклаулы технологиясе;

– “Татнефть” ПАҖнең әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге эшчәнлеге;

– яңа нефть эшкәртү заводында экология һәм энергетик нәтиҗәлелек мәсьәләләрен “ТАНЕКО” АҖ мисалында чишү;

– Россиядә парник газлары чыгаруны көйләүнең норматив-хокукый нигезләре: Татарстан өчен хәвефләр һәм мөмкинлекләр;

– халыктан терекөмешле лампалар һәм эштән чыккан туендыру элементларын җыю системасы;

– юынты суларны чистартуның инновацион биотехнологияләре һәм башкалар.

Конференция кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куелды. Хезмәттәшлекнең максаты булып белем бирү программаларын төзүдә, тормышка ашыруда һәм аларга контрольдә экологик мониторинг, халыкка экологик белем һәм тәрбия бирү, экологик юнәлешле акцияләр һәм чаралар үткәрү белән катнашу аша экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, хәлиткеч экологик проблемаларны чишү, биологик төрлелекне саклау, хуҗалык итү һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын булдырмау мәсьәләләрендә хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмын төзү тора.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International