Бүген экологлар Казанны, Югары Ослан, Питрәч, Лаеш районнарын, вертолеттан күзәтте. Бигрәк тә Казансу, Мишә буйлары, Әрхәрәй күле игътибарга алынды. РФ КоАП 8.12 статьясы – гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буена ирекле баруын тәэмин итү шартлары үтәлмәү фактлары ачыкланды. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы сүзләренә караганда, вертолеттан күзәтү йомгаклары буенча дәүләт инспекторлары иртәгә үк җентекле тикшерү үткәрәчәк.
Шулай ук тулай таралган файдалы казылмаларны чыгару фактлары ачыкланды. Хәзер карьерлар казуга рөхсәт документлары тикшерелә.
Экология министрлыгының матбугат хезмәте