Фәрит Габделганиев: «Татарстанның су саклау зоналарына республиканың һәр кешесе керә алырга тиеш»

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев журналист­ларга биргән интервьюсында: “Татарстанның су саклау зоналарына республи­каның һәр кешесе керә алырга тиеш. Министрлык инспекторларының су объектларына керүне чикләүгә бәйле бозуларны ачыклау эшчәнлеге берничә тапкыр көчәйтелде. Су саклау зоналары чикләрен билгеләү буенча узган елларда үткәрелгән зур эшләр андый бозуларны шактый киң күләмдә һәм оператив ачыкларга мөмкинлек бирә. Хәзер иң мөһиме – аларны арытаба булдырмау”, – дигән иде.

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары Казан­ның Совет районындагы Вертелевка елгасына бару юлларын тикшерде. Самосыр бистәсендә яшәүче бер кеше үз кишәрлегенең койма артына Вертелевка елгасының Казансуга коя торган өлешен керткән. Ә бу законга сыешмый – РФ КоАП 8.12.1 статьясы буенча гражданнарның тулай кулланышлы су объектына һәм аның яр буена ирекле баруын тәэмин итү шартларын үтәмәгән өчен гражданнарга өч мең сумнан биш мең сумга кадәр, вазифалы затларга кырык меңнән алып илле меңгә кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумнан өч мең сумга кадәр административ штраф салына. Хәзерге вакытта җир кишәрлегенең иясен ачыклау бара, ул бозуны бетерү дәгъвасы белән судка биреләчәк. Аннан тыш, экологлар шул урында су объектына юынты агызылуга карата лаборатор тикшерү үткәрергә ниятли.

Экология министрлыгы инспекторлары су объектларына баруны законсыз чикләүләр буенча 2015 елда 100дән артык беркетмә (1,1 млн сумлык штрафлар салынды), 2016 елда 30дан артык беркетмә төзеде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International