Экология министры мәктәп балаларының «Фәнгә адым – 2016» фәнни гамәли конференциясендә катнашты

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

­Бү­ген Ка­зан­ның 3нче гим­на­зи­я­сен­дә, эко­ло­гик куль­ту­ра проб­ле­ма­сы­на һәм Та­тар­стан­да игъ­лан ител­гән Су сак­лау зо­на­ла­ры елы­на ба­гыш­лап, мәк­тәп ба­ла­ла­ры­ның “Фән­гә адым – 2016” фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­се үт­кә­рел­де. Гим­на­зия ди­рек­то­ры Алек­сандр Мо­ро­зов үзе­нең тәб­рик­ләү чы­гы­шын­да: “Бы­ел Ка­зан уку­чы­ла­ры­ның 200дән ар­тык эше эко­ло­гия мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ка­гы­лыш­лы бул­ды. Без­нең гим­на­зи­я­дә дә эко­ло­гия те­ма­сы­на һәр­чак зур игъ­ти­бар би­ре­лә. Мон­дый ча­ра­лар ба­ла­лар­ның бе­лем­гә ом­ты­лу­ын мәк­тәп прог­рам­ма­сын­нан тыш бул­ган ма­те­ри­ал­да үс­те­рә һәм алар­ның бар­лык пред­мет­лар бу­ен­ча да әзер­ле­ген кү­тә­рер­гә бу­лы­ша”, – дип бел­дер­де, ан­на­ры сүз­не 3нче эко­ло­гик ли­цей­ны (хә­зер­ге 3нче гим­на­зи­я­не) ме­даль бе­лән тә­мам­ла­ган Фә­рит Габ­дел­га­ни­ев­ка – Та­тар­стан эко­ло­гия һәм та­би­гый бай­лык­лар ми­нис­т­ры­на бир­де.

Ми­нистр исә: “Эко­ло­гия мәсь­ә­лә­лә­рен аң­лау нәкъ ме­нә го­му­ми бе­лем оеш­ма­ла­рын­да баш­ла­на. Ба­ла­лар мәк­тәп­тә үк нәр­сә­ләр­нең та­би­гать за­кон­на­рын бо­зу бу­лу­ы­на тө­ше­нә­ләр. Эко­ло­гия – ре­сурс­лар­ны, энер­ги­я­не сак­лау, әй­лә­нә-ти­рә­без­дә­ге һәр нәр­сә­гә сак ка­раш, чис­та­лык­ка һәм тәр­тип­кә ом­ты­лу ул. Бу мәсь­ә­лә­дә га­и­лә­нең һәм мәк­тәп­нең йо­гын­ты­сын бү­тән нәр­сә­ләр бе­лән ча­гыш­ты­руы кы­ен. Мин 3нче мәк­тәп­тә укы­ган ел­лар­да “Эко­ло­гик сук­мак” ди­гән пред­мет бар иде, ан­да пе­да­гог­лар шә­һәр шарт­ла­рын­да да без­гә та­би­гать­не яра­ту иң­дер­де­ләр, аңа сак ка­рар­га өй­рәт­те­ләр”, – ди­де. Чы­гы­шы­ның аза­гын­да фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ция эш­лә­рен, иң ях­шы про­ект­лар­ны һәм иде­я­ләр­не ары­та­ба тор­мыш­ка ашы­ру мак­са­тын­нан, Та­тар­стан Эко­ло­гия һәм та­би­гый бай­лык­лар ми­нис­тр­лы­гы бел­геч­лә­ре ка­ра­я­чак­ны әйт­те.

“Эко­ло­гик куль­ту­ра һәм әй­лә­нә-ти­рә­лек­не сак­лау” юнә­ле­шен­дә кон­фе­рен­ци­я­дә “Зур шә­һәр­дә чүп-чар”, “Кар кат­ла­мы пыч­ра­ну­ны өй­рә­нү”, “Чүп-чар төр­ле­чә: пыч­рак, фай­да­лы, кур­кы­ныч­лы бу­ла”, “Әй­лә­нә-ти­рә­лек­не сак­лау­га ми­нем өлеш”, “Ат­мос­фе­ра агы­мы – аль­тер­на­тив электр энер­ги­я­се чы­га­на­гы”, “Юын­ты су­лар һәм алар­ның әй­лә­нә-ти­рә­лек­кә йо­гын­ты­сы. Ка­зан­да юын­ты су­лар­ны чис­тар­ту алым­на­ры” ди­гән һәм баш­ка те­ма­лар ка­рал­ды.

Про­ект­лар рус, та­тар һәм инг­лиз тел­лә­рен­дә би­рел­гән иде.

Ми­нис­тр­лык­ның мат­бу­гат хез­мә­те

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International