Бүген Мәскәүдә Табигатьтән файдалану федераль службасы коллегиясенең “Россия Табигать күзәтчелегенең 2015 елгы эш йомгаклары һәм 2016 елга эшчәнлегенең төп юнәлешләре” дип аталган киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Аның эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин, Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерация советының Аграр һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Геннадий Горбунов, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин, Россия Федерациясе Җәмәгать Палатасының Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Россия Федерациясе регионнарының табигать саклау тармаклары вәкилләре катнашты.
2015 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре, 2016 елгы эшчәнлекнең төп юнәлешләре турындагы төп доклад белән Россия Табигать күзәтчелеге җитәкчесе Артем Сидоров чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 2019 елның 1 январеннан алып мөмкин булган иң яхшы технологияләрне кулланучы объектларга карата әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүнең нуль ставкасы кулланылачак. Шуңа бәйле рәвештә ул эре Россия компанияләре җитәкчеләрен үз бизнес планнарын негатив йогынтыны киметүнең әлеге экономик механизмын исәпкә алып формалаштырырга чакырды. “Хәзерге вакытта Россия Табигать күзәтчелегендә яңа кагыйдәләрнең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә тиешле инфраструктура төзелә. Төгәлрәк әйткәндә – бүген үк инде тискәре йогынты объектларын исәпкә алуның “бер тәрәзә” режимындагы информацион системасы төзелә, региональ табигать саклау органнары белән кирәкле үзара бәйләнешләр урнаштырыла, һәр РФ субъектында эшмәкәрләр җәмгыятенә консультатив ярдәм күрсәтеләчәк”, – дип белдерде. Россия Табигать күзәтчелеге башлыгы берничә Россия субъектының, аерым алганда Санкт-Петербургның, Калуга, Чиләбе өлкәләренең һәм Татарстанның эре индустрия узеллары өчен соң чик ташлауларның җыелма томнарын формалаштыру буенча эшчәнлеген билгеләп үтте. Узган елда Россия Табигатьтән файдалану федераль службасы 30 000нән артык экологик күзәтчелек чарасы үткәргән, шуларның яртысы диярлек – кинәт тикшерүләр. 2016 елга бурычлар арасында – негатив йогынты объектларын исәпкә алу реестрын төзү, калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, Россиядә Экология елы үткәрүгә әзерлек һәм башкалар.
Министрлыкның матбугат хезмәте