Тукай районы эшмәкәре экологка ришвәт өчен 30 тапкыр күбрәк штрафка тартылды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Тукай район суды эшмәкәр Елагуджа Дилебашвилига карата җинаять эше буенча карар чыгарды. Эшмәкәр РФ ҖК 291 ст. 3 ө. (“Алдан-ала законсыз гамәлләр кылган өчен вази­фалы затка ришвәт бирү”) каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылды. 2015 елның июлендә, Тукай районы Татарстан бистәсе территориясенә экологик мониторинг вакы­тында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторы эшмәкәрнең, куркынычлы матдәләрне утильләштерү кагыйдәләрен бозып, люминисцент лампа ватыкларын җиргә сибүен ачыклаган. Мондый законсыз гамәлләр өчен РФ КоАП 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр я бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм сани­тар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җәза тиешле. Инспектор административ хокук бозу буенча беркетмә төзи, аны карау нәтиҗәсендә 100 мең сум штраф салына. Ә эшмәкәр штрафны түләмәү өчен вазифалы затны сатып алырга омтыла. Инспектор ришвәттән баш тарта. Ришвәт төртүчегә карата җинаять эше ачыла. Хәзер, экологик таләпләрне үтәмәгән өчен штрафтан тыш, эшмәкәр Елагуджа Дилеба­швилига РФ ҖК 291 ст. 3 ө. буенча да 162 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Элегрәк, Идел регион-ара табигать саклау прокуратурасының Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы үткәргән тикшерү йомгаклары буенча РФ КоАП 19.28 ст. 1 ө. (“Юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү”) буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылып, мировой судья Тукай районы эшмәкәренә вазифалы затка ришвәт биргән өчен бер миллион сумлык штраф салган иде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International