Кукмара районы Югары Арбаш урта мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дип аталган фәнни-гамәли экология-география конференциясе үткәрелде. Анда районның 20 урта мәктәбендә укучы 100ләп бала катнашты. Конференцияне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашында Кукмара район башкарма комитеты, Кукмара районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” оештырды.
Конференциянең конкурсына 7-11 класс укучыларының шәхси тикшеренү һәм иҗат проектлары 5 юнәлеш буенча бирелгән иде:
– Кукмара районындагы табигать һәйкәлләре;
– экологик-биологик проблемалар һәм кеше саулыгы;
– экологик отрядлары, мәктәп урманчылыклары һ.б. эшчәнлеге – табигать саклауга өлеш;
– дәресләрдә экология – алынган белемне һәм тәҗрибә нәтиҗәләрен йомгаклау берләштерү;
– “Идеяләр фабрикасы” конкурс-күргәзмәсе.
Конференция азагында анда катнашучыларның барысына да сертификатлар бирелде, җиңүчеләргә мактау грамоталары, I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле призлар – фәнни-популяр экологик җыентыклар, китаплар, журналлар һәм башка экологик басмалар тупланмалары тапшырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте