«Поляр түгәрәк» экспедициясе Казанга кайтты

2016 елның 11 марты, җомга

Бүген поезд белән Казанга Рус географик җәмгыятенең “Поляр түгәрәк” экспедициясе (фәнни-тикшеренү отряды) әгъзалары кайтты. Тимер юл вокзалында аларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров, журналистлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, “Динамо” спорт җәмгыяте әгъзалары каршы алды.

Ак диңгезгә экспедиция – киң күләмле “Россиянең 13 диңгезе” проектының бер өлеше һәм Арктикага сәяхәткә әзерләнүнең хәлиткеч этабы булып тора. Россия диңгезләрен илдә ясалган су астына чуму җиһазларын кулланып тикшерүче бу проект быел 1 июльдә башланган иде. Аның беренче этабында Казан аквалангистлары Баренц диңгезендә 111 метрга – Поляр түгәрәк арты өчен иң зур тирәнлеккә чумган иде. Ә бер айга сузылган әлеге экспедиция барышында алар Ак диңгездә боз астына 102 метр тирәнлеккә чумып рекорд куйды, шулай ук илебездә җитештерелгән чуму җиһазларын сынады, Киров исемендәге Хәрби медицина академиясе өчен материал туплады.

Элегрәк алар өч дөнья рекорды куйган иде:

– Суыклык полюсында беренче чуму;

– Суыклык полюсында иң тирәнгә чуму;

– Антарктида яр буенда иң тирәнгә чуму.

Экология һәм табигый байлыклар министрлы­гы, Рус географик җәмгыяте белән берлектә республикада берничә чараны тормышка ашыра. Шулар арасында, мәсәлән, – сулыкларны чистарту, “Чиста ярлар” акциясе, баткан судноларны өйрәнү, инвентарьлау һәм күтәрү проекты бар.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International