Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары бозучыны «кулыннан тотты»

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа-Тәтеш автоюлы буенда бер КамАЗның җитештерү һәм куллану калдыклары бушатуына тап булды. Барлыкка килгән чүплекнең мәйданы 6 кв.м, күләме 5 кубометр. Бозучыга карата РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр я бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ беркетмә төзелде.

Билгеле булганча, табигать саклау законнары бозылу, тулай кулланышлы файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек, су объектына баруны чикләү, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату турында Республика иҗтимагый экологик кабулиятенә, (843)267-68-67 телефонына, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша “Халык контроле” системасының “Экология” категориясенә хәбәр итәргә мөмкин. Мәктәп балалары өчен махсус “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать законнары бозылу турында фото- я видеофиксацияле оператив белешмәләр биргән гражданнарга акча түләнә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International