«Кеше һәм биосфера» экологик конференция-конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Яшь экологлар, биологлар, географлар һәм журналистлар “Кеше һәм биосфера” дигән Ерак Көнчыгыш еллык экологик яшьләр конкурсында катнашырга чакырыла. Чара Россия Фәннәр Академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Биология-туфрак институтында 31 марттан 1 апрельгә кадәр үткәрелә. Быел ул халыкара статуслы, чөнки анда Азия-Тын Океан төбәге илләренең мәктәп балалары һәм студентлары да катнашачак.

Конференция-конкурста үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын тәкъдим итүче 7-22 яшьләрдәге балалар һәм студентлар катнаша ала. Социаль экореклама конкур­сында плакат, видеоклип, мультфильм, видеоролик, видеофильм жанрындагы иҗади эшләр күрсәтелә. Яшь журналистлар үз эшләрен “Экологик журналистика” юнәлеше буенча бирә. Аңа туган якның биологик төрлелеген өйрәнү эшләре, төрле биологик һәм экологик юнәлешләрдәге эшләр, табигать саклау темасына караган, җирле һәм региональ кимәлдәге экологик проблемаларны ассызыклаган проектлар, туризм һәм рекреация юнәлешендәге эшләр, шулай ук экологик дизайн, яшәү территорияләрен яхшырту буенча эшләр керә. Күп кенә эшләр су тематикасына багышланыр, аларда диңгез һәм төче су ресурсларының торышына җәмәгать мониторингы һәм контроле күрсәтелер, яшь тикшерүчеләр һәм табигать саклаучылар экологик проблемалар буенча үз чишелешләрен тәкъдим итәр дип көтелә.

Җентеклерәк белешмәләр http://east-eco.com сайтында.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International