Россия МВДсының Мамадыш районы тикшеренү бүлеге җирнең уңдырышлы катламы бозылу һәм тулай таралган файдалы казылма (үзле балчык) урлану буенча 158нче статьяның 4 өлешенә (“Аеруча зур күләмдә урлау”) таянып җинаять эше кузгатты. Урлау Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары былтыр август аенда дәүләти экологик мониторинг үткәргәндә ачыкланган иде. Тулай таралган файдалы казылма Мамадыш районы Омар авылы янында законсыз чыгарылган, 4.5 миллион сумлык зыян салынган. Ул кишәрлекнең җир асты байлыкларын куллануга лицензия бирелмәгән булган.
Министрлыкның матбугат хезмәте