Бүген Калининградта, Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской рәислегендә, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы каршындагы Федераль экологик советның 4нче күчмә утырышы бара, темасы: “Россия Федерациясендә Экология һәм аеруча саклаулы территорияләр елы: халыкара, милли һәм региональ кимәлдәге чараларны планлаштыру”. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутатлары (Экология, табигатьтән файдалану, агроиндустрия һәм азык-төлек политикасы комитеты вәкилләре), Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре дә катнаша. Чара кысаларында җыелган зыяннарны минимальләштерү, “кайнар нокталарны” бетерү, әйләнә-тирәлеккә мониторинг сыйфатын яхшырту, су ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу буенча Россия субъектларында 2016-2017 елларга планлаштырылган чаралар тикшереләчәк, аеруча саклаулы территорияләрне үстерү һәм биологик төрлелекне саклау темалары каралачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте