Бүген Татарстанда энергетик нәтиҗәлелек һәм энергия саклау буенча компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә Казан дәүләт Энергетика университеты студентлары һәм экологик мәктәп олимпиадаларында җиңүче балалар өчен “Энергия саклау” дәресе үткәрелде.
Татарстан Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул дәрестә чыгыш ясап, Татарстан Хөкүмәте яшь буынга экологик белем бирүгә зур игътибар бүлә, дип белдерде.
Татарстан экологик һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рөстәм Камаловның әйтүенә караганда, энергия һәм ресурслар саклау мәсьәләләрен системалы һәм программалы чишү буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урыннарның берсен били. Аерым алганда – бу беренчел ресурслар куллануны минимальләштерү; икенчел һәм яңармалы ресурсларны максималь куллану; әйләнә-тирәлеккә техноген йөкләнешне киметү. Мисал итеп үзенең чистарту технологияләре белән юынты суларның 75-80%ын кире кайтаручы ТАНЕКО предприятиесен, Түбән Кама индустриаль узелы заводларының табигать саклау эшчәнлеген китерергә мөмкин. Бездә “2011-2015 елларда 2020 елга кадәр перспективада Татарстанда энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү” дигән озайлы максатчан программа тормышка ашырыла.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук дәрестә катнашучыларның барысын да “Җир сәгате” акциясенә кушылырга чакырды.
Дәрес Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылучы “Россия экологиясе” проекты кысаларында узды. Проектның төп максаты – табигый һәм кеше яшәү тирәлекләренең экологик шартларын яхшыртуны комплекслы башкару.
Министрлыкның матбугат хезмәте