“Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге экологик куркынычсызлык стратегиясе” проектына җәмәгать тикшерүе процедурасы уздырыла. Документта элегрәк Россия Табигать министрлыгы әзерләгән “Россия Федерациясен 2030 елга кадәр экологик үстерү өлкәсендә дәүләт политикасы нигезләре”ндә формалаштырылган табигать саклау көйләүләрен үстерү приоритетлары исәпкә алынган, дип хәбәр итә Россия Федерациясенең матбугат хезмәте. Әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге приоритетлар “Әйләнә-тирәлекне саклау”, “Урман хуҗалыгын үстерү”, “Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү” дәүләт программалары кысаларында тормышка ашырыла. Экология өлкәсендәге дәүләт политикасы приоритетлары арасында – техноген йөкләнешне киметү, табигый тирәлекне һәм кеше яшәү тирәлеген уңай хәлдә саклау. Стратегиянең төп положениеләрен тормышка ашыру Россия территориясендә әйләнә-тирәлекнең шактый яхшыруына китерәчәк. Документта Россия Федерациясенең агымдагы экологик куркынычсызлык хәленә бәя бирелгән, куркынычлар һәм хәвефләр аталган. Илнең экологик куркынычсызлыгы өлкәсендәге хәлләрнең ихтимал булган үсеш тенденцияләре һәм сценарийлары анализлана.
Министрлыкның матбугат хезмәте