Кама буе территориаль идарәсе 2015 елгы эш йомгаклары буенча беренче урында

2016 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Тукай районнарында әйләнә-тирәлеккә контроль һәм күзәтчелек белән шөгыльләнә. Аның инспекторлары 2015 елда 1320 тикшерү үткәреп, 1355 табигать саклау законнары бозылуны ачыклаган, 1346сын бетерткән, 10 миллион сумнан артык штрафлар салган.

Идарә башлыгы Наил Гариповның әйтүенчә, былтыр “Халык контроле” системасы аша 76 мөрәҗәгать кергән, шуларның 21е экологик законнар бозылу фактын фото- я видеофиксацияләп хәбәр итүче гражданнарны матди стимуллау программасы ярдәмендә “кайнар эздән” ачылган. Мәктәп балалары аеруча актив – Кама буе территориаль идарәсе адресына “Мәктәп экопатруле” системасы аша 670 хәбәр кергән.

Экология министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстан баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Ык буе территориаль идарәсенең 2015 елгы эшен югары бәяләп, идарә үз төркемендә дә, тулай Министрлык буенча да беренче урында тора, дип белдерде. Арытаба каты көнкүреш калдыкларын җыю, ташу, сортлау, утильләштерү системасына контрольне һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүләр җыюны көчәйтү бурычын куйды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International