Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Түбән Камада, Зәйдә, Сарманда әйләнә-тирәлеккә контроль һәм күзәтчелек белән шөгыльләнүче Кама Аръягы территориаль идарәсендә 2015 елгы эшкә йомгак ясалды һәм 2016 елга бурычлар билгеләнде.
Идарә башлыгы Алексей Лобановның әйтүенчә, идарә инспекторлары былтыр дәүләти экологик күзәтчелек функцияләрен үтәү кысаларында 687 бозу ачыклаган, 681е бетерелгән, барлыгы 4 млн сумнан артык административ штрафлар салынган. Атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметүгә юнәлтелгән комплекслы программаны тормышка ашыру аркасында Түбән Кама һава пычрану кимәле иң югары булган шәһәрләр исемлегеннән алынган.
Экология министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстан баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров су саклау зонасында һәм яр буйларында табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшләрен көчәйтергә, су объектларына пычраткыч матдәләр ташлауны каты контрольдә тотарга, шундый фактлар ачыкланганда хисапны оператив башкарырга кушты. Аннан тыш, җитештерү, хуҗалык итү һәм көнкүреш юынтыларын чистарту корылмаларын эксплуатацияләү мәсьәләләрен аерым игътибарга алырга кирәк, дигән фикер әйтте.
Хисап җыелышы азагында идарәнең алдынгы эшчәннәренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте