Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур. 75, 209 каб) – республиканың кече һәм урта эшмәкәрләре өчен “Ачык ишекләр көне”. Эшмәкәрләр белән очрашу 19.00гә кадәр бара. Сорауларга Министрлыкның Экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе һәм Үзәк территориаль идарәсе белгечләре җавап бирә. Белгечләрдән консультацияне (843) 267-68-14 или 267-68-81 телефоннары аша да алырга мөмкин.
Экология министры Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, Министрлык белгечләре беренче мартка кадәр теләсә нинди консультатив ярдәм күрсәтергә әзер, “Ачык ишекләр көне” шуның өчен үткәрелә дә.
Исегезгә төшерәбез: 2016 елның 1 мартына кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары хуҗалык итү һәм бүтән эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау, урнаштыру турында хисаплар бирергә тиеш. Калдыклар буенча еллык хисапларын региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы объектлар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, федераль кимәлдәге кече һәм урта бизнес субъектлары Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсенә бирә. Хисаплар нинди калдыкларның нинди күләмдә барлыкка килүен, аларның төзелгән килешүләргә ярашлы рәвештә нинди махсус оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк. Хисапларын 1 мартка кадәр бирмәгән очракта төрле инстанция судлары аша РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 статьясына ярашлы рәвештә юридик затларга 100 меңнән алып 250 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр административ штраф салына. Тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хисаплары турында” дигән бүлегендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте