Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе делегациясе “Генерация компаниясе” ААҖнең 1нче Казан ТЭЦында электр энергиясе һәм җылылык җитештерү, шулай ук табигать саклау эшчәнлеге белән танышты. Делегацияне “Генерация компаниясе”нең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев озатып йөрде. Экология министрлыгы һәм Табигать күзәтчелеге вәкилләре предприятиедә җитештерү куәтләренең үсеш тарихы, җылылык һәм электр энергиясе җитештерү технологиясе, атмосфера һавасына һәм су объектларына калдыклар ташлауны киметә торган чаралар белән танышты. Шулай ук аларга 230 мегаваттлы, һавага азот оксидларын аз чыгара торган, төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарына автоматик контроль датчиклары булган яңа пар-газ корылмасын төзү планы күрсәтелде. Мазут хуҗалыгын караганда кою-түгү операцияләре вакытында атмосфера һавасы пычрану һәм аны бетерү проблемалары тикшерелде.
Экология министры Фәрит Габделганиев 1нче Казан ТЭЦының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте һәм экологик проблемаларны хәл итүдә хезмәттәшлеккә әзерлеген әйтте, компаниянең 2016-2018 елларга экологик программасын формалаштыруда ярдәм тәкъдим итте.
“Генерация компаниясе”нең 1нче Казан ТЭЦы филиалының табигать саклау эшчәнлеге белән танышу йомгаклары буенча Министрлык һәм “Генерация компаниясе” җитәкчеләре атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметүгә һәм экологик мониторингка карата федераль законнар таләпләрен үтәү буенча арытаба хезмәттәшлек турында килештеләр.
Министрлыкның матбугат хезмәте