«Татар-информ» брифингында калдыклар буенча хисап бирү кагыйдәләре бәян ителде

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

1 мартка кадәр кече һәм урта эшмәкәрләр хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек нәтиҗәсендә калдык­лар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында хисаплар бирергә тиеш. Бу турыда бүген “Татар-информ” информация агентлыгы брифингында әйтелде. Журналистларның со­рауларына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның әйлә­нә-тирәлекне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Экология министрлы­гының Экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру дәүләти экологик экспертизасы идарәсе башлыгы Рәис Шәйдуллин җавап бирде. Брифингта әйтелгәнчә, контроль чара­лары Татарстан территориясендә рөхсәтсез калдыкларны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Шул хисапларны күрсәтелгән срокларда бирмәгән очракта РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 статьясына (30.12.2001 № 195-ФЗ) ярашлы рәвештә административ җаваплылык күздә тотыла.

РФ КоАП 8.2 ст. ярашлы рәвештә эшмәкәрләргә административ штраф салына:

вазифалы затларга – 10 000 - 30 000 сум күләмендә;

юридик зат булмыйча эшмәкәрлек итүче затларга – 30 000 - 50 0000 күләмендә штраф я 90 тәүлеккә эшчәнлеген туктатып тору;

юридик затларга – 100 000 - 250 000 сум штраф я 90 тәүлеккә эшчәнлеген туктатып тору.

Тулы версияле видеоязма: www.tatar-inform.ru/video/

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International